«Балтач» универсаль спорт сараенда узган ярышларда җитәкчеләр, ир-егетләр, хатын-кызлар үзара көч сынашты.
Гүзәл затларыбыз арасында Балтач спорт мәктәбе тренеры Илүсә Заһидуллинага тиңнәр булмады. Субаш мәктәбеннән 12 яшьлек Оксана Романова - икенче, Нормадан Диләрә Мөҗипова өченче урынга лаек булды. Ир-егетләр арасында Пенсия фонды идарәсеннән Фәнис Галимҗанов, Балтач спорт мәктәбеннән Расил Мөхәммәтгалиев, Субаш мәктәбеннән Тимур Николаев җиңү яуладылар. Җитәкчеләребез арасында иң җитез, оста уенчы булып район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин танылды. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов - икенче, район исәп-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов өченче булдылар. Менә шулай итеп, районыбыз спорт тарихында тагын бер бит - бадминтон сәхифәсе ачылды.
Нет комментариев