Түнтәр авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы нигезендә төзелгән хоккей мәйданчыгы ачылды.
Түнтәрлеләргә Яңа елга зур бүләк ясадылар, биредә хоккей мәйданчыгы ачылды.
Аларның шатлык-куанычларын район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев та уртаклашты.
— Әлеге мәйдан район күләмендә уза торган хоккей ярышларын кабул итәр, яшьләрне спортка тартуда бер этәргеч булып торыр дип ышанам. Авыл халкына игелекле булсын, мәйданчыктан яшьләр өзелмәсен! — диде район башлыгы мәйданчыкны ачу тантанасында.
Нет комментариев