Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Вәт булдырдык, ичмасам!

Район башлыгы призына 27 нче мәртәбә узучы бу ярышларыбыз, мөгаен, үзенең аеруча тыныч шартларда узуы белән истә калыр.

Моннан 27 ел элек, ул вакыттагы район хуҗасы Марат Әхмәтовның инициативасы һәм хәер-фатихасы белән башланган ярышыбыз, районыбызда бар халыкның Сабантуйларын көткән кебек, көтеп ала торган  бәйгегә әверелде. Чыннан да, районыбызның иң дәрәҗәле шәхесләре шушы бәйгедә зур танылу алалар да инде. Ел да Яңа елга аяк басар алдыннан, шушы бәйгедә агымдагы елга нәтиҗә ясап, татар көрәшенә битараф булмаган бер генә кешебез дә читтә калмыйча, үзенең хезмәте өчен тиешле бәясен ала килә. Быел да ачылу тантанасы вакытында район башлыгыбыз Татарстан, Рәсәй   бәйгеләрендә бил алышып, матур җиңүләргә ирешкән 17 яшь көрәшчебезгә акчалата бүләкләр тапшырса, шул ук вакытта, алар белән беррәттән, татар көрәше өчен янып-көеп йөрүче бертөркем хуҗалык җитәкчеләренә, юбилярларга, остазларга, иганәчеләргә, хәтта җанатарларга һәм журналистларга тәүге тапкыр булдырылган район көрәш федерациясенең махсус бүләкләре бирелде. Билгеле, ул бүләкнең беренчесе, район башлыгы Рамил Нотфуллинга тапшырылды. Хуҗалык җитәкчеләреннән Айнур Нотфуллинны, Рәшит Һадиевны, Хәмит Баязитовны, Булат Исрафиловны, Мәгъсүм Сәйфетдиновны, Фердинанд Хәйруллинны, иганәчеләр Рәмзил Насыйбуллинны, Илшат Шакировны, остазлар Альберт Миннеханов, Илшат Корбанов, Наил Гарифуллинны, юбилярлар Ринат Гарипов һәм Илшат Галимуллинны, спорт хәбәрчесе Нурзада Сәмигуллинны, җанатар Фагыйль Шәфигуллинны бүләкләнүчеләр арасында күрү үзе безнең өчен зур шатлык булды. Көрәш федерациясе үз эшенә ныклап тотынды әле. Чыннан да, бәйге алдыннан, барлык җитәкчеләр белән җыелып сөйләшү үз нәтиҗәсен биргән шикелле. Шактый командаларыбыз үз формаларын булдырганнар, тамашачыбыз да хәзер, республика ярышлары үрнәгендә, электрон табло аша, кем белән кем көрәшкәнен карап, нәтиҗәсен күреп, танышып бара. Залыбыз  да елдан-ел үзенең бизәлеше белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Соңгы вакытта, мәдәният хезмәткәрләре белән дә дуслыгыбыз ныгыганнан ныгый.Тагын шунысы аерым игътибарга лаек дияр идем, бу урында республикабыз көрәш федерациясенең эшен дә күрми калу дөрес булмас иде. Чөнки хәзерге вакытта безнең барлык хөкемдарларыбыз республикакүләм дәрәҗәгә ия, алар һәрдаим узучы семинарларда катнашып, көрәш кагыйдәләрендәге яңалыклар белән танышып киләләр. Шунлыктан, көрәш вакытында туган аңлашылмаучанлыклар да үз вакытында хәл ителә. Быелгы ярышларыбызда абсолют батырга көрәш күз уңында булмаса да, анысына да җай чыгып куйды бит әле. Ел да туган ягына кайтып, һәр ярышта диярлек катнашырга вакыт табучы якташыбыз – Рәсәй табигать күзәтчелегенең Идел-Кама идарәсе башлыгы Фаяз Шакиров тәкә куеп, абсолют батырга дип көрәш оештырды да куйды. Әле алай гына да түгел, иганәчебез Илшат Шакиров батырга һәм батыр астына дип, күләмле генә акчалата бүләк тә ясап куйды. Шулай итеп, баш батырга дип көрәш башланып та китте. Беренче булып келәмгә Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин белән Яңгулдан Айрат Хәйруллин чыктылар. Рәдис җиңел генә Айратны «салып» куйды. Аннан келәмгә Яңгулдан Руслан Рәфыйков белән Арбордан Рөстәм Сираҗиев аяк бастылар. Хәйран гына тартышканнан соң Руслан җиңүче булды. Билгеле, иң көчле көрәш Руслан белән Рәдис арасында булды. Икесе дә бит әле район Сабан туеның баш батырлары. Шулай да, узган ел Рәдис баш батыр булып калган булса, бу юлы бәхет Русланга елмайды. Яңгуллылар бердәм булып келәмгә чыгып, Русланны күккә чөйделәр. Менә шулай, тарихка кереп калырлык көрәш булды бу. Аннан, без бу ярышларга үз осталыкларын чарлар өчен 2006 елгы яшьләребезне дә керткән идек. Аларның күпчелеге 60 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышты инде. Матур көрәш күрсәттеләр алар, ичмасам! Арбордан Нияз Әскаров белән Нөнәгәрдән Ислам Бурашовның көрәше генә дә ни тора! Бөек Ватан сугышы ветеранын котларга кайткан Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да, вакыт табып, ярышларыбызны рәхәтләнеп утырып тамаша кыла алды.  Соңыннан кайсы команда төп приз – тәкәне алып китәр икән, дигән сорауга да нокта куелды. Узган ел чепьялылар алган булса, быел тәкә Арборга китте. Хәер, бу җирлектәге ике хуҗалык быел бергә кушылып, Арбор данын якладылар. Яңгул иле көрәшчеләре икенче булса, чутайлылар өченче баскычка күтәрелделәр. Тимирязевлыларга бер баскычка аска төшәргә туры килсә, татарстанлыларга, киресенчә, бер баскычка югары күтәрелергә туры килде. Афәрин егетләр, булдырдыгыз! Менә шулай гармунлы, сыйлы, бүләкле бәйге булып, күңелләребездә озак сак-ланыр әле быелгы бәйге.

Җинүчеләр:

60 кг.да – Нияз Әскаров /Арбор/, Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Әлфис Миңнемуллин /Салавыч/, Дилүс Нуриев/Норма/. 65 кг.да – Илдан Әхмәтханов /Яңгул/, Ранил Ганиев /Норма/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Артур Муллагалиев /Чепья/. 70 кг.да – Фәнзил Шакиров /Арбор/, Ранис Зарипов /Арбор/, Хәсән Әсхәдуллин /Яңгул/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/. 75 кг.да – Илнар Муллахмәтов /Яңгул/, Аяз Алимбеков /Аксубай/, Әнис Нәкыйпов /Яңгул/, Данис Гайфетдинов /Нөнәгәр/. 80 кг.да – Айзат Гәрәев /Яңгул/, Илгизәр Галимуллин /Смәел/, Ранил Камалов /Балтач/, Илнур Гыйлфанов /Чутай/. 85 кг.да – Булат Галиев, Илнар Фазылҗанов/икесе дә Арбордан/, Марсель Вәлиев /Чутай/, Айнур Николаев /сөт-май комбинаты/. 90 кг.да – Айрат Хәйруллин /Яңгул/, Раниф Камалов/ Нөнәгәр/, Максим Максимов /Арбор/, Риназ Газыймов /эчке эшләр бүлеге/. 100 кг.да – Рөстәм Сираҗиев /Арбор/, Ранил Сафиуллин /Яңгул/, Рәсим Латыйпов /Салавыч/, Рәлиф Гарипов /эчке эшләр бүлеге/. 100 кг.нан югары үлчәүдә – Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, Руслан Рәфыйков /Яңгул/, Булат Вафин /Чутай/, Рөстәм Рамазанов /Борнак/.

Нурзада Сәмигуллин,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы призына татарча көрәш