Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа уку елына йөгереп кердек...

Аллага шөкер, быел да яңа уку елына йөгереп кердек. Үткән шимбәдә Сосна тау башы балаларның шат авазыннан гөр килеп торды.

Биредә чаңгычыларның гомуми физик хәзерлеген тикшерү максатыннан, кросс оештырылды. Район күләмендә узучы бу ярышларга 8 мәктәптән 94 йөгерешче килгән иде. Алар 5-3-2-1 километрлы араларны буйсындырып, үз араларында иң җитезләрне ачыкладылар.
Менә алар. 1997-98 елгылар арасында - 1 урында - Минмуллин Илназ/Чепья/ һәм Васильева Анастасия/гимназия/. 2 урында-Динар Хәлимов, Алинә Хөснетдинова/икесе дә гимнаәзиядән/ 3 урында -Хәлил Бикбаев, Инзилә Ибраһимова/икеседә Балтач мәктәбеннән/.

1999-2000 елгылар арасында призлы урыннарны Никитин Александр һәм Андреева Татьяна/икеседә гимназиядән/, Николаев Раил һәм Алисә Хөснетдинова /икеседә Субаштан/, Олег Семенов/Чепья/ һәм Гөлшат Галимуллиналар/Балтач/ яулады.

2001 елда һзм аннан соңгы елларда туган балалар арасвнда җиңүчеләр булып Кунырдан Зөфәр Шәйхетдинов һәм гимназиядән Динә Вәлиева, гимназиядән Сабиров Салават һәм Чепьядан Кумаева Ульяна, гимназиядән Ганиев Илдар һәм Балтач мәктәбеннән Дина Гаязова танылдылар. Чемпионнарыбызны Яшел Үзән һәм Алабуга шәһәрләрендә узачак республика ярышлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250