Республикада бүген урыны белән бераз яңгыр явачак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин
Пәнҗешәмбе, 1 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм кырау төшүе мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада бүген урыны белән бераз яңгыр явачак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җилнең көчәеп, тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе көтелә.
Төнлә һава температурасы +4…+9 градус булачак, республиканың көнчыгыш районнарында 0…+3 градус тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда һавада һәм туфракта −2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +10…+15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев