20 октябрьдә +12 градус булачак
Төрлесе

20 октябрьдә +12 градус булачак

Якындагы көннәрдә явым-төшем көтелми, шул ук вакытта көндезге температура акрынлап күтәреләчәк

Татарстанда сишәмбе көнне, 20 октябрьдә, төнлә температура минус 1-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары плюс 7-12 градуска кадәр күтәреләчәк. Якындагы көннәрдә явым-төшем көтелми, шул ук вакытта көндезге температура акрынлап күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе көнне, 21 октябрьдә, төнлә Татарстанда температура минус 4тән плюс 1 градуска кадәр, көндез — плюс 8дән плюс 13 градуска кадәр булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 22 октябрьдә, төнлә минус 2 дән плюс 3 градуска кадәр, көндез 9-14 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразына караганда, коры һава торышы җомга һәм шимбә, 23 һәм 24 октябрьдә сакланачак. Көндез температура плюс 9-14 градус тәшкил итәчәк.

Вести Татарстан


Нет комментариев