2025 елда 120 көн ял итәчәкбез!
Биш көнлек график буенча эшләүче россиялеләр 2025 елда 247 көн эшләячәк, ә 118 көн ял итәчәк. Бу Россия Хөкүмәте карарыннан күренә.
Киләсе елда эшләми торган бәйрәм көннәре 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь булачак. Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә, 31 декабрьгә күчерүне раслаган.
Нәтиҗәдә яңа ел каникуллары, гомумән алганда, 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), май бәйрәмнәре – ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май, 8-11 май), июньдә россиялеләр шулай ук дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итәчәк.
Шәһри Казан сайты язганча, моннан тыш, Татарстанда 30 март (Ураза бәйрәме), 6 июнь (Корбан бәйрәме), 30 август (Татарстан Республикасы көне), 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне) ял көннәре булачак. 30 март һәм 30 августның якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, аларны ял көннәрен күчерү булмаячак. Димәк, киләсе елда республика халкы ике көнгә күбрәк – 120 көн ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев