Төнлә температура +1...-4 градус булачак, көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр суытачак
9 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән буран булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре.
Төнлә температура +1...-4 градус булачак, көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр суытачак. Көндез һава 0+ + 4 ка кадәр җылыначак. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә. Җил тизлеге 14 м/с ка җиткән.
Казанда шулай ук бераз кар явуы фаразлана. Төнлә республика башкаласында термометр баганалары +1...-1 градус күрсәтәчәк, түбән урыннарда -4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура +2...+4 ка кадәр күтәреләчәк.
ТНВ
Нет комментариев