"Альмира һәм аның дуслары" - Гимназиядә бик матур Яңа ел кичәсе үтте
Төрлесе

"Альмира һәм аның дуслары" - Гимназиядә бик матур Яңа ел кичәсе үтте

Дуңгыз белән рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр,  башка әкият геройлары белән дә күңел ачтылар.

Гимназиянең 2 нче “Б” сыйныфында Яңа ел кичәсе үтте. Аны әлеге сыйныфта укучы Артемның әнисе Альмира Филипова үткәрде. Балалар Кар кызы, Кыш бабай һәм дә  киләсе елның символы  – дуңгыз белән рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр,  башка әкият геройлары белән дә күңел ачтылар. Бүләкләр, күңел күтәренкелеге, оештырылган тамаша балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Әти-әниләр  бәйрәмнең иганәчесе Альмирага, "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә, директорларына, укытучыларына  чын күңелдән рәхмәтле булдылар. Әлеге кичәне "Балалар белән берлектә Альмира һәм аның дуслары " дип атасаң да урынлы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм

Нет комментариев