«Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесендә мәктәп укучылары да катнаша ала
Төрлесе

«Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесендә мәктәп укучылары да катнаша ала

Бәйгегә старт 2026 елның 2 ноябрендә бирелде һәм ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы мәктәп укучылары арасында бәйге игълан итә. Әниләребезгә булган чиксез рәхмәтебезне, җылы хисләребезне җиткерү өчен бу менә дигән мөмкинлек, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйгегә старт 2026 елның 2 ноябрендә бирелде һәм ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс мәктәп укучылары арасында үткәрелә:

* 1 – 4 нче сыйныф укучылары;

* 5 – 8 нче сыйныф укучылары;

* 9 – 11 нче сыйныф укучылары.

Сез дә әниегезгә иң җылы хисләрегезне җиткерегез һәм безнең бәйгедә катнашыгыз, диелә хәбәрдә.

Фото: tatar-congress.org

 


әни

Нет комментариев