Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Әнисенең бәлеш пешергән көнен аеруча ярата ул

Аның бөтен тәненә җылы рәхәтлек таралып, әкрен генә күзләрен йомды

Бүген Самир башка көннәргә караганда иртәрәк уянды. Мәктәпкә дә беренчеләрдән булып килде ул... Шулай булмыйни, беренче дәрес аның иң яраткан дәресе-татар теле!

Аеруча ярата Самир бу дәресне, атнага бер генә кергәнгәме, бик сагынып көтеп ала. Әнә ничек матур итеп, саф татарча сөйли аларның укытучы апалары! Бу юлы да ул дәресне Энҗе Мөэминованың шигырен яттан сөйләп башлап җибәрде.
Дөньяда иң-иң матур ил 
Ул — минем туган илем. 
Дөньяда иң-иң матур тел 
Ул — минем туган телем...
Беркемнең дә бу мизгелне бүлдереп сөйләшәсе килми, укучылар, авызларын зур итеп ачып, шигырь тыңлый. Самир авыллырына якын гына урнашкан урманнан әтисе белән печән чапканын, көтү көткәнен, елгада дуслары белән су коенганын исенә төшерде. Көтүдә ялгыш кына йоклап китеп, бер сыерны да авылга кайтарып җибәргән иде бит... Әйбәт эләкте соң әтисеннән! 
Дәресләр беткәч, рәхәт кичерешләр белән өенә юнәлде малай. Нәзберек җил аның чәчләре белән уйнады, әкрен генә күтәрелеп килүче кояш битен назлады. Әлеге рәхәтлек Самирның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Минем туган авылымда гына шушындый рәхәт җил, тәмле ис, дип уйлады малай эченнән. Үзенең җырлап җибәргәнен сизми дә калды:
-Чәчәкләрнең ниндие юк, туган як, туган як
Хуш исле аллы-гөлле, туган як, туган як...
Шулай җырлап кайта иде, Самирны эт тавышы бүлдерде. Әллә каян танып, аның Акбае каршысына йөгерә икән! Көн саен мәктәптән шатланып каршы алган Акбае булмаса, нишләр иде? Бигрәкләр дә ярата ул аны, тәмле икмәк белән сыйлый. “Аша, аша,- җан дустым, үзебезнең авыл икмәге”, дип сөйләнде бу юлы да. Акбаен кочаклап сөенергә генә өлгермәде, “Самир! Самир!”, дигән тавыш сискәндереп җибәрде аны. Каршысында Самат дусты басып тора. Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Күптән күрешмәгәннәр бит инде алар! Сөенә-сөенә бер-берсен кочаклап та алдылар.
— Әйдә, урамга чыгабыз, ди Самат, күзләре уттай ялтырый, авызы колакка менгән. 
Самирның эченә рәхәтлек, җылылык йөгерде: " Хәзер, хәзер, тиз генә өйгә керәм дә чыгам, көт яме!"
Йөгерә-йөгерә өенә кайтып кергән малайны өйдәге тәмле ис туктатты. Әнисенең бәлеш пешергән көнен аеруча ярата ул. Радиодан “Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул”, дип җырлаган җыр бәлеш исен тагын да тәмле итә. Әнисе кухняда кыштыр-кыштыр эшли, ә әтисе аның белән сөйләшә, сүз арасында көлешеп тә алалар. Туган өйдә рәхәтлек, тынычлык урнашкан! Самирның бу кадерле мизгелләрне һич тә бүлдерәсе килмәде, шулай да әти-әнисенә әйтми генә урамга чыгу ярамас! 
— Әнием, Казаннан минем Самат дустым кайткан, мин тиз генә ашыйм да аның янына чыгам, ди ул, шатлыгын яшерә алмыйча.
Дусты белән кичкә чаклы тимер атта туган авыл урамын күп тапкыр әйләнделәр алар. Әле өенә арып-талып кайтканнан соң да әнисенең тәмле ашлары, радиода ишетелгән җанга ятыш җыр, аны көн дә каршы алучы Акбае, туган авылы, авылны сагынып кайткан дусты — барсын-барсын күз алдына китереп, озак кына йоклый алмый ятты малай. Менә бит, кайда икән бәхет! Туган ягы-авылында яшәве белән бик бәхетле иде ул. Аның бөтен тәненә җылы рәхәтлек таралып, әкрен генә күзләрен йомды.

Гарифуллин Самир, Норма урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев