Атна башында җил көчәя,  +3 кә кадәр суыта
Төрлесе

Атна башында җил көчәя, +3 кә кадәр суыта

Җил урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк

Дүшәмбе көнне, 19 октябрьдә, бераз салкынайта. Әлегә явым-төшем фаразланмый. Аның каравы җил урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк.

Гидрометүзәк фаразлавынча, алдагы төннәрдә республика буенча һава +3...+8 градуска кадәр суыначак. Көндез +9...+14 градустан югары булмаячак.

Казанда дүшәмбегә каршы төндә термометр баганалары +6...+8 градуска, ә түбән урыннарда +3+ + 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь температура +10+ + 12 градус тәшкил итәчәк.

ТНВ

 


Нет комментариев