Көзәннәр яхшы йөзә һәм чума, кыргый табигатьтә хайваннар уртача 3-4 ел яши
Балтач районында ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре урман көзәнен видео төшергәннәр. Белгечләр хәбәр иткәнчә, урман көзәннәр күбесенчә утрак тормыш алып баралар һәм төнлә активлык күрсәтәләр. Әмма җылы сезонда аларны көндез дә очратырга мөмкин.
Бу ерткычларның рационының нигезен кыр тычканнары тәшкил итә. Шулай ук алар кошлар һәм бакалар белән тукланалар. Татарстанда урман көзәннәре бөтен җирдә таралган: аларны урманнарда, кырларда, елга тугайларында һәм хәтта торак пунктларда да очратырга мөмкин.
Көзәннәр яхшы йөзә һәм чума. Кыргый табигатьтә хайваннар уртача 3-4 ел яши.
Нет комментариев