Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачның язмышларга буйсынмас җаннары “Наз”га җыелган (фото)

«Наз»да "Язмышларга буйсынмас җаннар" дип исемләнгән чара үткән.

Районыбызда инвалидлар декадасы уңаеннан төрледән төрле чаралар үткәрелә. Балалармы, урта яки олы яшьтәгеләрме - һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Без дә, киңәшләштек тә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә әдәби-музыкаль кичә үткәрергә булдык. Китапханәдә эшләүчеләр буларак, һәр үткәргән чарабыз китап белән бәйле булырга тиеш дигән кагыйдәгә нигезләнеп, без инвалид язучы-шагыйрьләрнең иҗатына тукталырга булдык. "Язмышларга буйсынмас җаннар" дип исемләнгән бу чарада Ф.Яруллин, Г.Сагыйров, Л.Сәләхетдинова, Ч.Габделганиева иҗатларына күзәтү ясалды, аларның шигырьләренә язылган җырлар тыңланылды. Шул исемдәге китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.Безне иң сөендергәне- тыңлаучыларның исләре китеп шигырь тыңлаулары, кабат-кабат укуны сораулары булды. Кичәбездә нур-нур өстенә нур булып Казан шәһәренннән килгән Газинур әфәнде Хәмидуллинның яттан шигырьләр укуы булды. Бер дә аерыласы килмичә генә кичәдән соң да аралашып, якыннан танышып хушлаштык.

Гөлсинә Животникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250