Бер яшүсмер йокысызлыктан үлгән
Төрлесе

Бер яшүсмер йокысызлыктан үлгән

16 яшьлек яшүсмер йокысызлыктан үлгән.

Мәскәүдә 16 яшьлек яшүсмер йокысызлыктан үлгән. Аның мәетен Көньяк Бут урамында урнашкан йортларның бер фатирында тапканнар, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Яшь кешедә сирәк очрый торган үлемгә китерүче йокысызлык авыруы ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар буенча үлемнең сәбәбе шул.

Бу авыру дәваланмый, нәселдән нәселгә дәвам итә. Дөньяда бу авырудан интегүче 41 гаилә генә билгеле.

Әлеге авырудан дарулар да ярдәм итмүве билгеле.

Чыганак


яшүсмер

Нет комментариев