Татарстанның Биектау районы Усад авылында яшәүче, үз участогында эшләгән вакытта, дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан, дип белдерде Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Ир-ат бу хакта хокук саклау органнарына бер ел чамасы узгач хәбәр иткән . "Узган елның җәендә ир-ат үз участогында бассейнга дип чокыр казыган һәм 10-15 кешенең баш сөяген тапкан. Әлеге ир-ат августта җир эшләре вакытында баш сөякләрен күмгән, әмма өчесен калдырган", - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Ир-ат табылдык турында полициягә хәбәр итәргә кирәк дип тапмаган, чөнки элек участокта зират булган. Әмма ир-ат дуслары тәкъдиме буенча язын бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
"Табылган баш сөякләре экспертизага җибәрелгән", - дип белдерде Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкиле.
Чыганак: «Татар-информ»
Фото: http://ru.tsn.ua/svit/vo-francii-dayver-nashel-chelovecheskiy-cherep-s-nadpisyu-smert-pedofilam-332811.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев