«Болгар» диджее Гөлшат Гыймадиева җитәкче булган
Төрлесе

«Болгар» диджее Гөлшат Гыймадиева җитәкче булган

«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлшат Гыймадиеваның радиодан киткәненә дә шактый вакыт узды Ул хәзер яңа эштә эшли, «Сәләт» яшьләр оешмасының медиа-үзәге җитәкчесе. Гөлшат 1998 елдан бирле радиода эшләгән.

- Мин үзем дә - 1998 ел сәлкеше. Бервакыт «Сәләт» җитәкчелеге белән сөйләшеп утырганда, эшкә чакырдылар. Башта икеләндем, курыктым. Ләкин күзне йомып алынырга булдым. Радиодан китәр алдыннан бер-ике көн күңелдә авыр булды. Әмма, ни хикмәт, сагынмыйм. Башта эшкә кереп китүе кыенрак иде, чөнки кызу чакка, «печән өстенә» туры килде.
Июльдә «Сәләт-Биләр» форумын уздырдык. Шуннан соң Актанышның Агыйдел елгасы ярында «Агыйдел» интеллектуаль форумын оештырдык, менә әле кичә генә кайттык. Җәйне шулай эшләп ял итеп үткәрдек, - ди Гөлшат бер интервьюда.
Фото: http://bolgarradio.com/dj-rus.html

250

Нет комментариев