Чисталык – уртак тырышлык нәтиҗәсе ул, һәм «Наз»лылар аны тагын бер кат исбатлады
Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту, урман утырту буенча көзге өмә булып узды. Чарада бүлек хезмәткәрләре һәм тернәкләнү узучылар катнашты.
Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучылар бердәм команда булып, территорияне чүп-чарларыннан, коры ботаклардан һәм агач калдыкларыннан чистартты. Бүлекчә тирәсен чиста, уңайлыитүгә үз өлешен керткән һәр хезмәткәргә һәм тернәкләндерүчегә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Чисталык – уртак тырышлык нәтиҗәсе ул, һәм «Наз»лылар аны тагын бер кат исбатлады.
Нет комментариев