Кичә Балтач районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз» психологлары, полициянең муниципаль хезмәткәрләре белән берлектә, «Романтик» балалар лагерендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән квест-уен оештырды.
Уен 4 станциядә үтте. Балалар һәр станциядә хокукый, психологик, социаль характердагы тематик биремнәрне чиштеләр, уеннарда актив катнаштылар, сорауларга тулы, матур җавап бирделәр.
Шулай ук Халыкара дуслык көне уңаеннан , психологлар «Иң тугры дустыма» дип исемләнгән акция уздырды. Һәр теләгән бала үз кулы белән открытка ясады һәм теләгән дустына бүләк итте. Әлеге чарада 110 яшүсмер катнашты.
Нет комментариев