Синоптиклар “әбиләр чуагы” көтелә дип вәгъдә итә
Шимбә көнне, 6 сентябрьдә, һава шартларының акрынлап яхшыра башлаячак.
Циклонның көнчыгышка таба чигенүе һәм атмосфера басымы үсү аркасында көчле булмаган яңгырлар республиканың көнчыгыш районнарында гына көтелә, калган территориядә явым-төшем фаразламый.
Төнге сәгатьләрдә температура 11..16 градуска кадәр төшә, көндез һава 19..24 граудска чаклы җылына.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев