КФУ доценты шулай ук декабрь аеның — нормадан суыграк, ә февральнең — җылырак булуы фаразлануын әйткән.
Казан федераль университеты доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» хәбәрчесенә безнең төбәктә 17 ноябрь тирәләрендә, һава температурасы 0дән түбәнгә төшкәч, кар ятуын искәртеп үткән.
Шул ук вакытта, белгеч әйтүенчә, быел көзнең соңгы ае аномаль җылы — нормадан якынча бер градуска җылырак булыр дип көтелә.
«Бу хәл кар ятуга ни дәрәҗәдә йогынты ясар — анысын әлегә әйтүе кыен», — дип билгеләп үткән Әүһәдиев. КФУ доценты шулай ук декабрь аеның — нормадан суыграк, ә февральнең — җылырак булуы фаразлануын әйткән.
Нет комментариев