"Без "Кара күл"гә көн саен иртәле-кичле су коенырга йөрибез. Бүген иртәнге сәгать алтыда килсәк капкада йозак.
Инде табигать байлыгына да кеше хуҗамы? Без анда тәмәке тартмыйбыз, утын кисмибез, эчеп, күңел ачып утырмыйбыз, балык тотмыйбыз, рәхәтләнеп бер йөзәбез дә кайтып китәбез. Нинди хәл инде бу?" дип өзгәләнеп шалтырата бер укучыбыз.
Мондый хәл бер быел гына күзәтелә дип әйтә алмыйбыз. Нәкъ шундый ук шалтырату узган ел да кергән иде. Без исә әлеге күңелсез хәлгә тиз арада ачыклык кертерләр дип ышанып калабыз.
Нет комментариев