Кайтаваз: "Ташламаларда үзгәрешләр, кемнәргә кагыла?" дигән язма басылгач, редакциягә шалтыраттылар.
Минем әнием инвалид, урын өстендә. Ташлама бетерелү начар булган. Дәүләт бюджетын инвалидлар хисабына экономияләмәсәләр дә буладыр. Мөмкинлеге чикле кешеләрне нигә кысрыкларга? Коляска белән генә хәрәкәтләнүче бер танышыбыз бу яңалыкны ишеткәч, "Уңайлы мохит" программасы буенча төзелешләр башкарабыз дип, дәүләт безнең ишеләргә чыгымнар тотты, хәзер шуны үзебездән үк җыеп алуларыдыр инде, дигән иде.
Инвалидлар, әлбәттә, сәламәт кеше белән чагыштырганда утны, суны күбрәк файдалана. Урын өстендә яткан кешене еш юындырырга, күзе начар күрүчегә гел яктылык кирәк. Бәяләр артып торган бу чорда ай саен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаның дәүләт субсидиясе ярдәме белән чынлап та яртысы диярлек кире кайтып барды. Хәзер нишлисе булыр? Чөнки торакка түләүләрдән тыш башка кирәк яраклар да бар бит. Әйтик, азык-төлек, кием-салым, дарулар аласы...
Фото: http://myslo.ru
Нет комментариев