“Кайтаваз”ны тыңлый алмыйбыз
Төрлесе

“Кайтаваз”ны тыңлый алмыйбыз

Укучыбызның соравына җавапны радио директоры Гөлйөзем Маннапова бирде

“Кайтаваз” радиосы хәзер эфирга нәкъ азан әйткәч, 12 һәм 13 сәгать аралыгында чыга. Элек бит көндезге 1 белән 2 арасында тыңлый идек. Аны хәзер дә шулай итеп эшләп булмыймы соң? Намаз укыган вакытта яраткан радиобызны ишетә алмыйча калабыз.

Камәрия ШӘЯХМӘТОВА

Укучыбызның соравына җавапны радио директоры Гөлйөзем Маннапова бирде:

“ “Кайтаваз” радиосы радиопрограммалар шаһәдәтнамәсе нигезендә 2015 елның 18 июненнән рәсми теркәлеп эшли. Өч яклы – “Татарстан – Яңа гасыр” радиосының “Болгар радиосы”, ТР радиотелевизион үзәге һәм район башкарма комитетының килешүе нигезендә, “Кайтаваз” “Болгар радиосы” радиотапшырулар челтәренә бәйле рәвештә 12-13 сәгать аралыгында 105 FM  ешлыгында чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә эфирга чыга. Без бу килешүне берничек тә үзгәртә алмыйбыз.  Әлеге вакыт радио тыңлаучыларны күбрәк җәлеп итү өчен дә сайланган иде”.

Сорауга җавапны Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА әзерләде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сорау-җавап

Нет комментариев