Төрлесе

Казанда 2026 елда сигез яңа социаль объект файдалануга тапшырылды

44 социаль учреждение ремонтланды һәм модернизацияләнде

Татарстан башкаласында 2026 елда 8 яңа социаль объект файдалануга тапшырылган, шуларның икесе – күчмә объектлар.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

«44 социаль учреждение ремонтланды һәм модернизацияләнде: шәһәр территориясендә урнашкан 25 муниципаль һәм 19 республика дәүләт учреждениесе», – дип өстәде Коротихин.

Татар-информ


Нет комментариев