Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанда электромобильләрне бушлай парковкалауга вакытлыча рөхсәт бирделәр

Казанда электромобиль йөртүчеләр, инвалидлар өчен урыннардан тыш, урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алалар

Татарстан башкаласында түләүле парковкаларда электромобильләрне бушлай урнаштыруга чикләнмәгән вакытлы рөхсәт бирелде. Әлеге документларның гамәлдә булу срогы ике ел тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә Казан Башкарма комитеты карарында.

Документ 20 февральдә имзаланган һәм 26 февральдә «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында бастырылган. Бу үзгәрешләрнең кирәклеге «Электромобильләр үсешен популярлаштыру» белән аңлатыла.

Казанда электромобиль йөртүчеләр, инвалидлар өчен урыннардан тыш, урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алалар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев