Казанда ике атна эчендә 22 урамда контакт челтәрен торгызганнар
Моннан тыш, Глушко, Техник һәм Болотников урамнарындагы 12 терәк буялган һәм кулланылмый торган биш конструкция сүтелгән
Казанда соңгы ике атна эчендә 22 урамда кабель линияләре һәм контакт челтәре торгызылды. «Метроэлектротранс» хәбәр иткәнчә, белгечләр шәһәрнең трамвай-троллейбус инфраструктурасында комплекслы төзекләндерү эшләре башкарганнар.
Эшләр Короленко, Ершов, Әмирхан, Дементьев, Чистай, Копылов, Ваһапов, Ибраһимов, Глушко, Мәскәү, Чернышевский, Сәетгалиев, ТЭЦ, Техник, Авангард, Кулагин, Декабристлар, Восстание, Коләхмәтов урамнарында, шулай ук Җиңү һәм Ямашев проспектларында һәм Себер трактында алып барылган.
Моннан тыш, Глушко, Техник һәм Болотников урамнарындагы 12 терәк буялган һәм кулланылмый торган биш конструкция сүтелгән. «Сыртланова урамы» трамвай тукталышында кабель сузганнар һәм электрон табло тоташтырганнар.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев