Казанда су басуга каршы чараларның төп этабы башланды
«Шәһәрне төзекләндерү» директорының беренче урынбасары Денис Ерошин бригадалар көн саен эшли, проблемалы нокталар тәүлек буе күзәтелә, дип ышандырды
Татарстан башкаласында тотрыклы җылылык башлану белән су басуга каршы чараларның төп этабы башланды. Тышкы төзекләндерү комитеты район администрацияләре һәм подрядчылар белән берлектә яңгыр канализациясенең әзерлеген тикшерә. Беренче рейдны комитет рәисе Альберт Шәйнуров җитәкләде.
Шәһәрдә ливневканың озынлыгы - 517 км, аңа 7 меңгә якын яңгыр суы кабул итүче керә. Алар барысы да даими чистартуга мохтаҗ: кар сулары белән система рәшәткәләренә чүп-чар эләгә.
Оператив җавап бирү өчен «Шәһәрне төзекләндерү» оешмасы базасында тәүлек буе эшли торган дүрт авария бригадасы формалаштырылган. Алар тиешле чаралар белән җиһазландырылган. Аерым игътибар зонасында — Җиңү проспекты, Гвардия, Ленинград урамнары, Ямашев проспекты (54 нче йорт янында) һәм Воровский күпере астындагы участок.
«Шәһәрне төзекләндерү» директорының беренче урынбасары Денис Ерошин бригадалар көн саен эшли, проблемалы нокталар тәүлек буе күзәтелә, дип ышандырды.
Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев