Казанда Түбән Кабан күлендә фонтан проектлый башладылар
Шәһәр башлыгы булачак фонтанны төп энҗе дип атады һәм аның Россиядә аналоглары булмавын әйтте
Казанда Түбән Кабан күлендә яңа Камал театры каршында урнашачак фонтан проектлый башладылар. Бу хакта мэр Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы булачак фонтанны төп энҗе дип атады һәм аның Россиядә аналоглары булмавын әйтте. Объектны төзүдә эре банк катнашачак, һәм Татарстан башлыгы мәсьәлә буенча фикер алышу өчен аның Рәисе белән махсус очрашты.
Элекке фонтан 2007 елдан 2022 елга кадәр Иске Камал театры (хәзерге Тинчурин театры) янында булган. Дүрт ел элек белгечләр 13 тонналы конструкцияне торгызу максатка яраклы түгел дип карар кылган, чөнки ул артык таушалган булган.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев