Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

«Көзнең башы коры булгач, азагында яңгырлар байтак булачак», ди райондашыбыз

Быел бәрәңге бик үсә алмады, шуңа да мул уңышка куана алмадык

- Элек безнең бабайлар, «әбиләр чуагы» 14 сентябрьләрдә Симән көненнән соң (рус. Семенов день – искечә 1 сентябрьне, хәзергечә 14 сентябрьне атаганнар – иск. «Интертат») башлана, дип әйтә торган иделәр. Әле менә чын «әбиләр чуагы» бара да инде. Сентябрь башларында да көннәр җылы, явым-төшемсез һава торышы белән сөендерде. Күпләр шул көннәрне, «әбиләр чуагы» җитте дип ялгышты. Ул әле җәйнең ахыргы көннәре сузылуы гына булды. Җәй белән көз бәрелешкән. Соңгы елларда кыш – язга, яз – җәйгә, җәй – көзгә, аннары көзнең кышка килеп керүен күзәтәбез. «Әбиләр чуагы» дип аталган көннәр яхшы очракта шул 1-2 атна дәвам итә, кайчак, кыскарак булса, 4-5 көннән тәмамлана. Әлеге «әбиләр чуагы» тагы берәр атна дәвам итәр әле, – ди Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев

- Август-сентябрь айлары – муллык чоры. Уңыш ничек соң?

Быел бәрәңге бик үсә алмады, шуңа да мул уңышка куана алмадык. Бәрәңге уңышына начар йогынтыны шул корылык ясады да инде. Шуннан соң бездә хәзер халык бик иртә, август аенда ук бәрәңге казый башлый. Безнең бабай шушы сентябрь ае урталарында берәр чиләк бәрәңге алыр иде дә, базга төшереп куяр иде. Шуннан берәр атна узгач кына төшеп карар иде, «икенче икмәк» черемәгән булса гына – бәрәңгене алырга ярый. Бәрәңге өлгерү өчен, туфракка суык керүе кирәк. Кышка әзерлеге кирәк. Әзер булмаса, күр дә тор череп бетәчәк! Үзебез бәрәңгене яңарак алып бетердек. Бакча уңышы зарланырлык булмады, шөкер. Быелгы җәйнең башы кызурак булгач, җиләк-җимеш агачларын корткычлардан сакларга туры килде. Игеннәр дә уңды. Тарихтан беләбез: 1941, 1970 елларда да шулай булган, җиләк-җимеш бик күп булуы күзәтелгән.

- Шулай да, кем белән генә сөйләшмим, балан һәм миләш тәлгәшләре иртә өлгергәнен күреп, көзнең иртәләгәнен әйтәләр, Әмир абый.

Көз быел иртә килмәде ул, аның балан һәм миләш иртә өлгерүе шул җәйнең эсселегенә бәйле. Балан яфраклары саргаймый, кызара бит инде. Яфраклары беренче сентябрьләрдә кызара башлады, ә менә каеннар бирешми. Элегрәк, башка елларда, инде каеннар да әкренләп саргая иде. Ә әле алар яшеллеккә төренгән килеш шаулап утыралар. Җәй эссе булганлыктан, агачлар дымны яхшы итеп җимешләренә бирделәр. Шуңа күрә дә аларның яфракларының иртә саргаюын, кызаруын күрәбез.

- Ә көзнең алдагы көннәре, айлары нинди булыр икән?

Көзнең башы коры булгач, азагында яңгырлар байтак булачак инде ул. Әле 13 сентябрьдә кырау да төште безнең якларда. Бу көн – искечә август ахыры дигән сүз. Бу – кырауның шактый иртә төшүе, дип исәпләнә. Шуңа кыш килеп җитүе дә озак көттермәс, дип исәплим.

Тәүге карны кайчан күрербез?

Беренче кар явулар октябрь аенда ук булыр, яхшы гына явачак төсле. Безнең бабайлар әйтә торган иде, беренче кар бөртекләре төшеп 40 көн үтүгә, ныклап кар ятар, дип. Ул 1 ай да 10 көн инде.

- Ә кыш нинди көтелә?

Кышка килгәндә – узган кыш аномаль булды, диярлек. Шул бер декабрь аенда ныклап салкыннар булып алды да – бетте. Шул 23 градуслап кына салкынлык булды, 30 градус суыклар булмады. Агымдагы елда шактый аномаль, зәмһәрир салкыннар булырга охшап тора. Нигә дисәгез, чия агачларына карап алсак, аларның җимешләре күп булды, кирәгеннән артык булды. Аннары менә көзгә сливалар да, алмалар да бик каты мул булды. Минем сынаганым бар: мондый елларда кыш нык салкын була, гадәттә. Әлбәттә, кыш буена салкын һава торышы әллә ни озак сузылмаса да, кыска вакытлы зәмһәрир салкын көннәр күп була. Мондый каты суыкларда чия ул кадәр бирешмәсә дә, слива агачлары туңу ихтималы бар. Әле менә җиләк-җимеш агачлары да нәсел калдырырга омтылуын күрәбез, яннарында үсентеләре чыккан. Шул яклап күзәтү буенча да кышның салкын булачагын фараз кылам. Төгәл әйтеп булмый, ләкин бу суыклар кышның башына туры килергә тиеш. Кышның икенче яртысы җылымса кояш нурлары йогынтысы белән дә әллә ни суык булмас. Шулай да хәзер көзге бодайның да, башка культураларның да яңадан-яңа сортлары чыга. Кышын алар зыян күрүе бар.

Юлай Низаев

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев