КЫЯРГА БОР КИСЛОТАСЫ
Төрлесе

КЫЯРГА БОР КИСЛОТАСЫ

Кыярның уңышы күбрәк булсын өчен, бор кислотасы белән тукландыралар икән. Моны ничек эшләргә?

— Кыярның уңышы күбрәк булсын өчен, бор кислотасы белән тукландыралар икән. Моны ничек эшләргә?

— Бор кислотасы эремәсе белән тамырдан тыш тукландыру кыярның уңышын арттыра. Чәчәк атар алдыннан 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, үсемлекләргә бөркиләр. Икенче тапкыр эремәне җимшәннәренә шул ук концентрациядә сиптерәләр. Аңа берничә марганцовка кристаллы өстәп, кыярны ончыл чыктан да саклап була.

Бор кислотасы, куркынычы ягыннан, иң түбән — дүртенче класстагы зарарлы матдә. Шуңа да карамастан, дозаны үзгәртергә һич ярамый. Туфракта борның кирәгеннән артык булуы үсемлекләргә зыянлы, аларның яфраклары саргая, корый башлый.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ"

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бакчачыга

Нет комментариев