Әниебез вафат булды
3 октябрь көнне газиз кешебез – тормыш иптәшем, әниебез Сурия Газизуллина мәңгелеккә күзләрен йомды. Әлеге авыр минутларыбызда Әтнә авылы халкы, “Кама” күмәк хуҗалыгы, Пыжмара авыл җирлеге, Мөхәрләмовлар гаиләсе, барлык туган-тумачалар безнең өчен зур терәк булдылар. Барчагызга да рухи һәм матди ярдәм күрсәтүегез өчен олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Берегезгә дә мондый югалтулар күрергә язмасын иде.
Тормыш иптәше Гыйлемхан, улы Рөстәм, кызы Алсу.
Әтнә авылы
Нет комментариев