Татарстанда көндез температура +18дән +23 градуска кадәр булачак
Татарстанда 31 июльдә кыска вакытлы яңгырлар явачак, ә кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 5-10 м тизлек белән, урыны белән 13 м тизлек белән, яшен вакытында 15-18 м тизлек белән исәчәк.
Көндез температура +18дән +23 градуска кадәр булачак.
Вести Татарстан
Нет комментариев