«Шаккаттык, тирес өстендә карбыз үскән», ди райондашыбыз
Төрлесе

«Шаккаттык, тирес өстендә карбыз үскән», ди райондашыбыз

Хатыным Шаһидә теплицада карбызны да, кавынны да үстереп карады

 

Курмала авылында гомер итүче Ирек Әгъләмҗанов үстергән сусыл, кып-кызыл карбызлар фотосын интернет челтәрләрендә күргәч, аны үстерү тәртибе, сорты белән кызыксынып, элемтәгә чыктык, дип яза Ирек мәйданы.

— Хатыным Шаһидә теплицада карбызны да, кавынны да үстереп карады. Үсмәде. Кайчак бик тырышсаң да, булып чыкмый бит ул, — ди Ирек абый. — Ә бу карбызларыбыз уйламаганда, көтмәгәндә үсте. Улыбыз узган ел майда күчтәнәчкә карбыз алып кайтты. Ашадык та кабыгын малларга бирдек һәм оныттык. Мал-туарны күп асрыйбыз. Карбызның кабыгы белән бергә, орлыгы да шунда эләгеп, маллар ашагач, тирес белән бакчага чыккан һәм тишелгән. Карбызның яфрагын таныйм, ул тишекле-тишекле. Күргәч, шаккаттым. Шундый могҗиза булды ул. Үзең чәчеп, җәй буе карап үстерсәң дә, бу кадәр уңышлы булмастыр, мин әйтәм. Күргәч, үземчә ара-тирә су сипкән булдым шунда, беркая да күчереп утыртмадым. Карбыз җәелеп үсә икән. Октябрьгә өлгерде. Соңга таба бераз кырауга да эләкте. Шушы бер төптән 7-8 карбыз булды. Дүртесе эре иде. Иң зурысы 5,4 кг авырлыкта булды. Аның баллылыгы... Бер ялгансыз әйтәм, кибетнекеннән баллы. Кечкенәләренең дә эче кызыл, бик тәмле иде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев