Таһир Әгъләмов читтә яшәсә дә, туган ягы белән элемтәсен өзми
Райондашыбыз Ерак Көнчыгышта билгеле шәхес
Таһир Әгъләмов Кариле авылы егете, читтә яшәсә дә, туган ягы белән элемтәсен өзми, Ерак Көнчыгышта билгеле шәхес.
Ул Байкал арты краеның Чик буе хезмәте ветераннар Советы әгъзасы, шулай ук Байкал арты крае Иҗтимагый палатасының милли кыйммәтләрне саклау, патриотик тәрбия, физик культура һәм спорт, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе.
Сезнең игътибарга якташыбызның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Минем уйлар
Шушма буена бер авыл бар,
Кар иле ул - Кариле.
Кышлар килгәч бөтерелеп,
Кар тутыра бөтен җирләрне.
Кыш артыннан яз җитә,
Шушмадан боз агып китә.
Шомыртлар чәчәк ата,
Ә мин еракта ятам.
Язлар үтте, җәй килде,
Болын яшел печәндә инде.
Шушма артындагы “салкын чишмә”,
Аның суы бик тәмле иде.
Безнең җәй бик тиз узды,
Сап-сары көз ишек алдында.
Яфраклар саргайды, чәчәкләр шиңде,
Күңелем һаман туган авылда!
Таһир Әгъләмов
Чита каласы
2 декабрь 2025 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев