Татарстан эшкуарлары  «Ел эшкуары» премиясенә гариза бирә ала
Төрлесе

Татарстан эшкуарлары «Ел эшкуары» премиясенә гариза бирә ала

Татарстан эшкуарлары 2026 ел йомгаклары буенча «Ел эшкуары» Бөтенроссия премиясе өчен көрәшә ала

«Ел эшкуары» Бөтенроссия премиясенә гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр эшмәкәрлек.рф сайтында кабул итәләр. Барлыгы 38 номинация каралган. Быелгы яңа юнәлешләр арасында — «пПилотсыз системалар», «Традицион һөнәрчелек», «Үз бизнесың», «Автобизнес», «Креатив индустрия», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Эчке туризмны үстерү».

Шулай ук катнашучыларга «Ел ачышы» һәм «Чын күңелдән бизнес» махсус номинацияләре дә бар. 

Компанияне тәҗрибәле эшмәкәрләрдән торган бәйсез жюри бәяләячәк. Сайлап алу вакытында алты күрсәткеч исәпкә алына: икътисадый үсеш, танылу, инновацияләр, сатуларның нәтиҗәлелеге, социаль җаваплылык һәм идарә компетенцияләре. Бу төрле масштабтагы предприятиеләрне чагыштырырга мөмкинлек бирә.

НТР24


премия

Нет комментариев