Республика программасы буенча быел 116 чара үткәреләчәк. 78 объектта эшләр төгәлләнгән инде. Эшләрнең гомуми үтәлеше 88,5 процент тәшкил итә
Татарстан 2027 елда коммуналь инфраструктураны яңартуга федераль бюджеттан 720 миллион сумга якын акча алачак. Быел 1,2 миллиард сум бүлеп бирелгән. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ идарәсе башлыгы Айрат Галләмов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Галләмов билгеләп үткәнчә, республикада киләсе елга коммуналь инфраструктураны яңарту программасын формалаштыру дәвам итә. Биредә муниципаль берәмлекләрдән килгән заявкалар һәм инженерлык челтәрләрендәге аварияләр исәпкә алына, дип ачыклык кертте ул. «Барлык муниципаль берәмлекләрдән дә заявкалар килде. Алар бик күп», - дип искәртте идарә башлыгы.
Былтыр федераль һәм республика программалары кысаларында юнәлдерелгән акчаның гомуми күләме 12,5 миллиард сумнан артып киткән. 168 объект яңартылган, 419 чакрым озынлыктагы инженерлык челтәрләре алыштырылган.
Галләмов сүзләренчә, федераль программа буенча 14 объектта эшләр тәмамланган, өчесендә дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 97 процент тәшкил итә. Нәтиҗәдә, 49 чакрым озынлыктагы инженерлык челтәре алыштырылачак. Хәзерге вакытта халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасы буенча 95 объектның 90ы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча биш объектның икесендә эш бара. Моннан тыш, 66 газ казаннары алыштырылган һәм блок-модульле котельныйлар урнаштырылган.
Татар-информ
Нет комментариев