Республика юлларында кыраулар булу сәбәпле урыны белән бозлавык булырга мөмкин
30 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда һава температурасы -2°С ка кадәр төшәргә мөмкин. Республика юлларында кыраулар булу сәбәпле урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Бозлавык булганда юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта. Машина йөртүчеләргә тизлекне алдан ук киметергә, алда баручы машиналарга кадәр араны арттырырга һәм кискен маневрлардан баш тартырга киңәш итәләр.
Вести Татарстан
Нет комментариев