Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанда азык-төлек кәрзине 11 ай эчендә 9,7 процентка кыйммәтләнгән

Республикада моннан алдагы ай белән чагыштырганда күрсәткеч 1,6 процентка арткан

Ноябрьдә Татарстанда товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы 20 471 сум 99 тиен тәшкил иткән. 2023 елның декабреннән 9,7 процентка артуга да карамастан, ул Идел буе федераль округында әле дә иң арзан кәрзиннәрдән берсе булып кала, диелә Татарстанстатның «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында.

Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урында. Мордовия беренче урынны били, анда ноябрьдә азык-төлек кәрзине 20 138 сум 11 тәшкил иткән, икенче урында — Чувашия (20 356 сум 25 тиен). Пенза өлкәсе (20 401 сум 15 тиен) — өченче, Саратов өлкәсе (20 492 сум 68 тиен) бишенче урында. Пермь крае Идел буе федераль округы төбәкләре арасында соңгы баскычта урнашкан, анда азык-төлек кәрзине 23 116 сум 49 тиен тәшкил иткән.

Искәртеп узабыз, Татарстанда товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы бәясе Идел буе һәм Россия буенча уртача алганда түбәнрәк булган. Әйтик, беренче очракта азык-төлек кәрзине бәясе — 21 086 сум 62 тиен, икенчесендә 23 480 сум 62 тиен тәшкил иткән. Республикада моннан алдагы ай белән чагыштырганда күрсәткеч 1,6 процентка арткан дип яза Татинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев