Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак
Татарстанда 29 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатышныкы булачак, көндез 5-10 м/с тизлек белән көньяк-көнчыгышныкына алышыначак. яшен вакытында урыны белән 15-20 м/с тизлек көтелә.
Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак.
Вести Татарстан
Нет комментариев