Төрлесе

Татарстанда җылыта, кар һәм бураннар көтелә

Төнге 11-16 градус салкыннан соң иртәнгә Татарстанның көнбатышында һава -6, -11 градуска кадәр җылыначак.

Бүген, 29 гыйнварда, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак, температура күтәреләчәк, дип яза Татар-информ.

Республикада кар явачак. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан 7 метрдан 12 метрга кадәр көчле җил урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк (Казанда – секундына 14 метрга кадәр генә). Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә, кайбер урыннарда көчле.

Төнге 11-16 градус салкыннан соң иртәнгә Татарстанның көнбатышында һава -6, -11 градуска кадәр җылыначак. Көндез термометр баганалары -3...-8 градуска кадәр күтәреләчәк (республика башкаласында--4, -6 градуска кадәр).

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев