Төрлесе

Татарстанга кабат салкыннар килә

30 гыйнварга каршы төндә Татарстан Республикасында һава температурасы -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин

Татарстанда бу атнада уртача салкын һава торышы күзәтеләчәк, ә атна ахырына республикага салкыннар кайтачак. Бу хакта » Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 30 гыйнварга каршы төндә Татарстан Республикасында һава температурасы -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

"Өч көн – 27-29 гыйнварда кар явачак. Шуннан соң салкыннар киләчәк", - диде синоптик. Ул республикада салкыннар 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип өстәде.

 


Нет комментариев