Төнлә Тау зары авылында янгын чыга
Бүгенге төн таузарлылар өчен бик куркыныч һәм тынычсыз үтә. Чөнки 23 сәгать 25 минутта район янгын сүндерү бүлегенә Тау зарында өй яна дигән хәбәр керә. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр “кызыл әтәч”нең йортны түгел, ә сарайны камап алуын күрәләр. Ул 108 кв.м. җиргә зыян китерә. Абзардагы малларны йорт хуҗалары үзләре үк коткаралар.
Районыбызда бер тәүлектә булган әлеге ике янгын очрагы буенча да тикшерүләр бара. Ләкин ничек кенә булмасын, кара көлгә әйләнгән мунчаны да, сарайны да инде кире кайтарып булмый.
Нет комментариев