Бу хәл күпләрдә аңлашылмаучанлык уятты. Һәм хәзер Ульянoвскта яшәүче мөгаллимә кеше күзенә карарга ояла икән.
Эш шунда ки, берничә укучы сәүдә үзәкләренең берсендә укытучыларның эчке кием сайлавын күргән һәм ата-аналарына кайтып сөйләгән. Олылар исә, үз чиратында, яшь кызны эшеннән алуны сорап мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Ата-аналар сүзләренчә, яшь укытучының мондый кыланмышы бернинди кысага да сыймый.
-Хәзерге яшь мөгаллимәләрнең башында ни бар? Алар кайда эшләүләрен аңлап бетермиләр. Бу бит мәктәп, дискотека түгел. Ничек инде ул кибеттә йөреп үз-үзенә эчке кием ала, аны бит укучылар күрергә мөмкин. Хәзер инде укучыларның барысы да аның нинди күкрәкчә кигәне турында фикер алышалар, - дип зарлана бер ата-ана. Икенче берәүләре, киресенчә, укытучы ягында, мөгаллимә шул ук кеше бит, аның да үз ихтыяҗы, сораулары бар. Бер яктан карасаң, аларга азык-төлек кибетләренә дә йөрергә ярамый димәк, чөнки укучылар күрүе, аның ни белән туклануын белүләре ихтимал.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев