15 сентябрьдә, төнге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Кукмара районының Нырья авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыга.
Нәтиҗәдә йорт-җир, каралты-кура, мал-туар янып көлгә әйләнә. Өй эчендә ир кеше мәете табыла. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов.
Фото: http://www.ruffnews.ru/azov/
Нет комментариев