"Татмедиа" җәмгыяте быел да үз "кочагында" нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында бәйге игълан итте. Айпад белән фотоаппарат безгә эләкмәсә дә, җиңүчеләребез бар
- Салавыч мәктәбеннән укытучы Зөбәрҗәт Фатыйхова, Норма мәктәбеннән Алсу Габделбәрова иң күп матбугат укучы буларак танылдылар, һәм "Татмедиа"ның бүләкләренә лаек булдылар.Шулай ук Кариледән мәгариф ветераны Илсөяр Һадиевага да кызыксындыру бүләге тапшырылды.
Татар матбугатын яратып укучы кадерле абунәчеләребезне газетабызның шеф мөхәррире Вакыйф Зәкиев эш бүлмәсенә дәшеп, тантаналы рәвештә котлады, бүләкләр тапшырды, әлеге күркәм гамәлләренең дәвамлы булуын теләде.
Нет комментариев