Баласының күңелен күрергә, сәләтен үстерергә теләгән ата-анага акча да, вакыт та кызганыч түгел.
Районыбыз балалары әледән-әле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый икән, монда остазының хезмәте артында әти-әнинең дә тырышлыгы, кайчакта йокысыз төннәре дә ята. Алар юл чыгымын күтәрә, киемнәр тектертә, я тегә, оештыручының теләсә нинди капризын үти. Үтәми икән, баласының талантына нокта куела.Шуңа да балаларыбыз сәхнәгә менә шушылай, фотодагы кебек, матур киемнәрдән, балкып торган йөз белән чыга да инде. Ә ата-анага сабые канәгать булса, шул җиткән. Кылган күп кенә гамәлләребез бала хакына шул...
Нет комментариев