Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Габделхәй агага быелгы 80нче язы аеруча кадерле. Ни өчен?

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Язларны аеруча ярата ул. Бөреләр уянып, җир яшәрә барган чорда, бакчасына килеп хозурлану – иң яраткан мизгеледер, мөгаен. Андый чакта күпкырлы галим, профессор Габделхәй Хәлил улы Сәмигуллин булудан бигрәк, барча табигатькә гашыйк, самими күңелле авыл малае Габделхәйгә әйләнеп куя. Биредә җәмәгате Маһинур белән утырткан һәр агач, куак, чәчәк, үлән күңеленә үтә якын, алар белән серләшә. ”Салкын кышлардан исән–имин чыктыгызмы, өшемәдегезме? Җәнлекләр үзегезгә зыян салмадымы?” - дип, сөйләшеп тә ала.

Эше буенча командировкага кайларга гына барса да, якыннары белән кайларда гына ял итсә дә, күңеленә барыбер туган авылы Салавыч һәм җан җылысын биреп үстергән-тәрбияләгән  оҗмахка тиң үз бакчалары якын, кадерле. Әнә иң беренче, сәламләп, крокуслар керфекләрен ача, миләүшә, умырзаялардан соң көяз ирисләр күзләрне иркәли; хризантема, гортензияләрне көнләштереп, чалмабаш, розаларның хуш исләре тирә-юньгә тарала. Декоратив балан, алмагач, груша , сливалары, гүя, май уртасында дөньяга килгән хуҗаларын купшы гөлләмәләре белән котларга ашыгалар.

Искиткеч аларның бакчасы! Яшелчә, җиләк-җимешнең муллыгы белән генә түгел, гөлләр патшалыгы булу белән күпләрне сокландыра. Быелгы 80 нче язы аңа аеруча кадерле. Артка борылып карасаң, күпме юл үтелгән: михнәтлесе, сындырып сынаганы, сикәлтәлесе, үр өстенә үр яулаганы, шанлысы..

Габделхәй ага турында тулы язма белән "Хезмәт" газетасының "Йөрәгемне балаларга бирәм" сәхифәсендә таныша алачаксыз.

Илсөя Һадиева,

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев