Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Рәхмәт сиңа, туган авылым Курмала! (фото)

Авылның гөр килеп торган чагы.

Кеше олыгайган саен үзенең үткән тормыш юлы баскычларын аерым мизгелләр итеп күз алдыннан үткәрә. Гөнаһсыз балачак елларын, үсмер вакытларын, мәктәп, училище, техникум, югары уку йортларында укыган яшьлек елларын матур истәлекләре, мавыктыргыч мизгелләре белән тагын бер кат искә ала. Беренче мәхәббәт, кичке уеннар (ул вакытларда вечер), концерт куюлар, эчтәлекле кичәләр үткәрү- болар барысы да һәр яшь кешенең башыннан үткән искиткеч матур чорлар, һәркемнең күңел түрендә саклана торган хәтирәләр.

Мин кечкенә генә, бик матур табигатьле Курмала дигән авылда туып үстем.Һәр гаиләдә 1948-1965 елларда туган 4-10 бала. Дүрт балалы гаиләләр берничә генә, күбесендә 6-10 бала. Авылның гөр килеп торган чагы.

Авылыбызда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк, клуб дип аталган кечкенә генә бер бина бар иде. Шуңа да карамастан белемгә омтылыш шулкадәр зур булган, бу балаларның күбесе техникум, училищеларда укып махсус урта белем алалар, югары уку йортларын тәмамлап дәрәҗәле һөнәр ияләре булалар. Без, 1951-1952 елгы балалар бер сыйныфта 14 бала Чапшар мәктәбенә барып укыдык. Арабыздан 4 егет укытучы һөнәрен сайладык —Фәрит, Госман, Фирсор, Рөстәм. Мәктәпләрдә балаларга белем бирдек.

Шулай ук авылыбызның ветеран укытучылары Бибинур апа Гимаева, аның улы Рәфәгать, Әмрулла абый Асхадуллин, озак еллар Чапшар сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләгән Лотфулла абый Абдуллин, аның тормыш иптәше Хәдичә апа турында халык куңелендә матур хәтирәләр саклана. Лотфулла абый Абдуллиннар гаиләләре белән укытучылар: Рөстәм, Резеда, Фәридә, Рәсим — әти-әниләренең дәвамчылары. Рөстәмнең ике улы да —Илдар белән Илфат укытучылар.

Әскаров Рәлиф Балтач гимназиясендә хезмәт итә, бик күп спортсменнар әзерләп зур тормышка аяк бастырды. Ул чаңгыда шуу буенча Россия күләмендә спорт мастеры. Курмала авылының горурлыгы булган Рәлиф Аскаров быел Россия буенча чаңгы спортында иң нәтиҗәле эшләгән 25 тренер-укытучы исемлегенә керде. Бу бит сенсация! 

Авылым кызлары Гөлсинә, Раилә, Илсөя, Тәнзилә дә шушы мактаулы һөнәр ияләре. Курмала киленнәре- Сафина Мәсрүрә башлангыч сыйныфлар укытучысы, Шайхетдинова Рәйсә, Хасаншина Әлфия, Шайхетдинова Лилия югары белемле укытучылар.

Дини белем бирүче мөгалимнәребез дә бар. Алар- Зөлфия Галиева Курмала авылы мәчетендә, Гөлсинә Закирова Балтачның «Ислам нуры» мәчетендә балаларга һәм хатын- кызларга дини белем бирәләр. Шулай ук авылдашларыбыз Назилә апа Шарафутдинова һәм Гадения апа Зарипова озак еллар шушы өлкәдә хезмәт иттеләр. Назилә апа Казанның Нурулла мәчетендә һәм Кукмара мәдрәсәсендә, Гадения апа Салавыч авылы мәчетендә гәрапчә уку, язу, намаз уку, догалар өйрәнү буенча дәресләр бирделәр.

Укытучыларыбызны барлаганда Курмала, Салавыч мәктәбләрендә укыткан, 25 яшендә егет килеш Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган гармунчы Исхак абый Садыйковны зур ихтирам белән искә алабыз.

Авылдашларыбыз республика күләм танылган врачлар Исрафилова Равилә, Газизова Халидә, милиция полковнигы Хәйретдинов Рифхәт, техник фәннәр кандидаты Нәҗмиева Илзия, Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган Борһанова Гадения, Галиева Рәхимәләр белән ничек инде горурланмыйсың.

Бик күп авылдашлар бухгалтерия, клуб- мәдәният, кооперация өлкәсендә белгечләр булып танылдылар. Киң профильле механизатор, агроном, зоотехник, мал табибы, инженер, элемтә белгече булып намуслы хезмәт итүчеләр дә бар. 22 хуҗалыклы кечкенә генә Курмалада бик күп төрле һөнәр ияләре туып үскән, илебезгә хезмәт иткән. Инде сугыштан соң туганнарның да күбесе 65-75 яшьтә. Ничек инде туган авылыбызга рәхмәт әйтмисең дә, ничек инде аның белән горурланмыйсың?!

Бүгенге көндә дә авылыбыз тулы тормыш белән яши, кешеләре бик тырыш, эш сөючән. Авыл халкы элек- электэн игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Авылның үзенә генә хас сирәк очрый торган һөнәре булган- терлек мөгезеннән тарак ясау. Бүгенге көндә калайдан төрле эшләнмәләр ясау белән Галиевлар династиясе уңышлы шөгыльләнә.

1990 елда ачылган «Гыйлфан мәчете» гөрләп эшләп тора, көн дә биш вакыт азан яңгырый. Халык күңелендәге иман утын сүндермичә саклап, бүгенге көнгә алып килүчеләр —Нури Мусин, Нәҗип Галиев, Касыйм Галиев, Мәлик Борһанов, Хәмзә Гайфетдинов, Мәсхүт Галиев. Бүгенге көндә мәчеттә җанлы, игелекле тормыш булдыруда имамыбыз Рашит Галиевның роле зур. Бәйрәм намазлары бөтен авыл халкы катнашында уза. Ураза айларында гаиләләр ифтар ашларын авыл халкын җыеп мәчеттә уздыралар, тәравих намазлары укыла. Корбан ашлары да үткәрелә, вәгазь кичәләре оештырыла. Балалар, ир- егетләр, хатын- кызлар өчен дини белем бирү дәресләре алып барыла. Авыл зираты чиста, каралган, елына берниә тапкыр өмәләр оештырыла.

Бик күп еллар Курмала авылы Сабан туйлары үткәрелеп килде. Авылда бик күп эшләргә Бариев Хәниф, Габдрахманов Рафаэль спонсор буларак булышып торалар. Мәчет янында урнашкан Курмала авылының Бөек Ватан сугышында вафат булганнарның һәм сугыштан исән кайтканнарның исемлеге куелган обелиск та даими чистартылып, буялып тиешле тәртиптә чиста тотыла.

Менә ничә еллар инде Курмалада туып-үскән гүзәл затларыбыз җәен җыелып матур очрашулар оештыралар.

Боларның барысы да шушы кечкенә генә Курмала дигән авылда туып үскән авылдашларның зур хезмәт җимеше. Олы рәхмәт сиңа, туган авылыбыз Курмала!

Госман Хәсәншин,

2022 елда Идел буе федераль округы буенча «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе иясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев