Якынча версия буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан
Казанда Татарстан урамындагы 52 йортның бишенче катында янгын чыккан – диванга ут капкан, дип яза «Татар-информ».
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, утны сүндергәндә янгын сүндерүчеләр 51 яшьлек хатын-кыз мәете тапкан.
Якынча версия буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев